Hasan Zahir Ali : другие произведения.

Казан

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:

  Казан
  
  Сөңгеләр сына иде. Уклар яңгыры... Кылыч күкрәве... Кешеләр, теге һәм бу яктан, бик күп көн алга каргаларга азык була иде. Язык була иде... Табигать тынган, сулышын тотып тыңлап тора: кем алыр икән? Кем җиңәр икән?
  Кирмән башындагы кешеләр үз тормышларын, җаннарын, өйләрен-балаларын - дөньяларын саклыйлар иде. Аларның курку белмәс йөзләрнелә кан катыш тир, өсләре-башлары тузган... Әмма йөрәкләрдә - тәвәккәл.
  Кирмәнне камап алучылар соң ни өчен сугышалар? Байлык?.. Патша әмере?.. Шулайдыр... Әмма, ни гаҗәп, илбасарлар яклы кирмән саклаучыларның кан кардәшләре дә сугыша...
  Кинәт кирмән диварының бер өлеше ыңгырашкан тавыш чыгарып, кисәкләргә бүленеп күккә очты. Көчле шартлау күкрәде. Диварда барлыкка килгән тишеккә кырмыскадай мыҗгырдап торган илбасарлар ыргылды.
  "Берсен дә кызганмаска!!!"
  Сөңгеләр сынды... Ук яңгыры көчәйде... Кылычлар ялтырады, гөрләде...
  "Берсен дә кызганмаска!!!"
  Кайтаваз бу сүзләрне еракка алып китте. Еракка-еракка...
  "Берсен дә кызганмаска!!!"
  Казан урамнарында йөрсәң, бу сүзләрне әле һаман ишетеп була.
  ...Күңел моны ишетә
  Казан урамнарында йөрсәң күңел елый, сулкылдый...
  
  Уфа, яз. 2006 ел.
 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"