Hasan Zahir Ali : другие произведения.

Үлем гөмбәсе

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:

  Үлем гөмбәсе
   Тыгыз иде аңа. Тыгыз! һәм караңгы. Ул үз-үзен, озын борынын кирәк булмаган җирләргә кыстырып йөргәне өчен тиргәде. Бүгенгедәй исендә: үзәк тубы1 нәрсә икәнен белергә дип, ул бер галимнең лабораториясенә килде. Күп төрле таныш булмаган әйберләр бар иде авда. Шул аңа кызык булып күренде дә инде. Игътибарын металл цилиндр җәлеп итте... Кем кушкандыр аңа эчендә нәрсә бар икәнен кереп карарга!? "Әй! Кем утны сүндерде!? Чыгарыгыз мине моннан!" - дип кычкырды ул, әмма аны берсе дә ишетмәде, тарткаланып караса да, файдасы тимәде. Бик тиз каткан цемент астында калган кебек иде бу. Үзләре дә сизмәстән аны ябып куйдылар. Ул капкынга эләкте.
   Ничә ел үтте инде хәзер, уйлап карарга куркыныч. Бәлки акылыннан да язган булыр иде... исеме шайтан булмаса. Инде күптәннән ул кешелекне олы нәфрәт белән сөя иде... Шушы нәфрәте аңа яшәргә көч-куәт бирә иде.
   Кинәт тышта ниндидер хәрәкәт сизелде, шайтанны бик каты селкетә башлады - бәхәссез, цилиндр белән каядыр ашыгалар иде. Әллә кем дә булса аны чыгарырга уйлый микән?
   Төн бабайның кәефе булмаганлыктан, ул бүген аеруча караңгы иде, әйтерсең, олы кара тукыма белән жирне уратып алды. Ыштансыз ай кызыксыну белән тирә-ягын күзәтте.
   Сыртына зур хәрефләр белән "Балык" дип язылган йөк машишасын як-якка селкетте. Бахырның мондый урман юлларыннан йөргәне юк иде шул әле. Җитмәсә, тизлеге дә зур иде. Артыннан милиция куган жинаятьче дә болай ашыкмыйдыр ул. Машина арбасында ике кеше, ачулы чырайларын сытып, бөтен көчләренә, сасый башлаган балык исенә түзәргә тырыштылар. Тыгыз иде. Яннарында яткан ике калашников автоматы һәм ниндидер олы металл цилиндр болай да авыр хәлләрен тагын да кискенләштерде. Ниһаять, берсенең түземлеге җитмәде - ул косып Җибәрде. Моны күреп торган иптәше тәмле итеп сүгенде дә, аннан артта калмаска булды, аңа кушылды.
   Ашказан бушату терапиясеннән соң, бу икәүнең хәлләре яхшы якка үзгәрде дип әйтергә кыен иде.
   - Абау! Нәрсә ашаган идең ул син?! - диде берсе борынын каплап.
   - Үзеңне бел, маймыл!!!
   - Кем маймыл?!
   Талаш сугышка үсеп өлгермәде: жиңел сулап куйган кебек, машина пышылдаган тавыш чыгарды да, туктады - килеп җиттеләр. Яннарына бер төркем кораллы кешеләр ашыкты. Киемнәреннән хәрби булмаулары күренеп тора иде. Бергәләшеп, сүз дә эндәшми, алар арбадагы цилиндрны ипләп кенә төшерделәр дә, шундый ук жай белән, җир астында чокылган куышлыкка алып төшеп киттеләр...
   Айны болытлар уратып алды, ул алардан качып та карады, әмма шаян болытлар, көлешә-көлешә, тагын да тыгызрак җыелыштылар. Айның ачуы килде... Никтер барсы да ачулы иде бу төнне.
   Түземсезлектән шайтанның бөтен тәне калтырады. Шатланырга да куркып торганда, кинәт ул азатлык исен тойды, әмма ул азатлык исе, никтер, искиткеч, сасыган балык исен хәтерләтә иде.
   "Чыгарыгыз!!!" - дип кычкырды тоткын һәм тарткаланырга тотынды, файдасы тимәде. Көтелмәгәндә, цилиндр урталайга ярылды, ә бераздан бөтенләй таралып төште. Ничә еллар буена шайтанның күңел бишегендә тирбәлеп үскән нәфрәт тойгысы, ниһаять, дөнья күрергә мөмкинлек алды. Үзәк тубы шартлаган төштә үлем гөмбәсе күтәрелде. Куркыныч олы гөмбә. Үз-үзен белми, шайтан котырына башлады. Ул үткән жирдә бернәрсә дә тере һәм төзек калмый иде. Атна эчендә канлы уңыш җыелып алынды - шайтан Җир шарын урап чыкты.
   Арыган, бар көчен салган, әмма нәфрәтен чыгарган, ерткыч үчен тукландырган шайтан, шартлау күкрәгән җирдәге чокыр янына килеп басты.
   Чү! Нәрсә бар анда?!"Ни күзе белән күрсен, чокырның нәкъ үзәгендә имән баласы үсеп килә иде. Соңгы көчләрен салып, ул аны йолкып атып бәрде дә, авыр сулап, тезләренә егылды. Бер сәгатьтән соң көч-хәл белән торып, акрын гына чокыр эченнән чыкты... Чыкты да, шаккатты. Кинәт кояшка караган кеше кебек, куллары белән күзләрен каплады.
   - Ю-у-у-у-к, - дип кычкырды ул һәм артына егылып, чокырдагы йолкынып ташланган имән өстенә тәгәрәп төште.
   - Аллам! - диде пышылдап шайтан, үзе дә сизмәстән. Кайдандыр ыштан табып кигән ай, бүген елмая иде. Аңа карап төн бабай да елмайды. Ә шаян болытлар, яңа үсеп килгән урман өстендә тиктормас жил белән куыштылар. Җирдә, урманнан ерак түгел, зур чокыр янында учак күренде. Ул гаҗәп якты яна иде шикелле.
  Август, 2004 ел.
  
  1. үзәк тубы - ядерная бомба
 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"