Хасанзянова Ильнара Илгизовна : другие произведения.

Юллар безне алга дәшә (Әкият)

"Самиздат": [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:
  • Аннотация:
    Юллар безне алга дәшә

Юллар безне алга дәшә (Әкият)
Борын-борын заманда,
Куе яшел урманда
Яшәгән, ди бер Куян,
Зур Аю һәм Саескан.
Бергә оя корганнар,
Азык эзләп чапканнар.
Туңсалар, чокыр ясап,
Чүп-чарлар да якканнар.
Урманда учак ягарга
Ярамаганга күрә
Саескан куак башында
Кизү торасын белә.
'Сикәлтәле'урман тормышында
Яшәүләре читен булганга,
Киткән өч дус кулга капчык алып
Кая юл тоталар, кем белә?
Бара болар, бара, һаман бара
Килеп җитә бер ут янына
Кызыл, Сары, Яшел утны күреп
Кич куналар шушы урында.
Аю куя баш астына капчык,
Куян башын сала Аюга.
Саесканның күзләреннән йокы
Өч төрле төс күргәч, югала.
Таң атканчы мескен бу Саескан,
Гел күзәтә күркәм 'бизәкне'
Куян белән Аю туганына
Эх, сөйлисе иде бу хәлне.
Кызыл, Сары, Яшел матур утлар,
Ялт кабынып, кинәт сүнәләр.
Кызыл утка чират җиткән чакта,
Сары, Яшел аны көтәләр.
Шулай итеп, берсен-берсе куып,
Тота  алмый һаман интегә.
Өч дус сыман, өч төрле төс
Юл күрсәтә һәрбер кешегә!
Кара тимер савыт эчләрендә
Һәрбер төскә аерым бер бүлмә.
Шушы тамашага исе китеп,
Саескан йоклап китә.
Торыгыз!- дигән усал тавыш
Тәмле йокыларны тиз бүлә.
Аю, Куян һәм Саескан
Куркып кала, читкә элдертә.
Бу нинди төс?-диеп сорый абый
Кызыл, диеп куя Саескан.
Кызыл янса, юллар димәк ябык.
Юлдан чыгу безгә тоела.
Сары төскә көтәргә, ди абый
Яшел янса, юллар гел  ачык.
Кызыл, Сары, Яшел утның
Тарихларын тыңлау бик кызык.
Мин булам, ди полиционер абый,
Юлда тәртипләрне саклаучы.
Сезнең кебек наян, шук дусларга
Кагыйдә аңлатучы.
Юлда йөрергә ярамый,
Киң юллар бик куркыныч.
Бүлеп алган мәйданчыкта
Уйнарга гына тырыш!
Полиционер абыйның
Һәр сүзе бик үтемле.
Юлда йөрү кагыйдәсен
Белү бигрәк күңелле.
Саескан, Куян, Зур Аю
Юлны дәвам итәләр.
Кызыл, Сары, Яшел утның
Ник янганын беләләр.
Юлда йөрү әлифбасын
Белмәүчеләр бик сирәк.
Юллар безне алга дәшә,
Светофор юлда кирәк!
Саескан, Куян, Зур аю
Капчык асып аркага
Өчәү киттеләр шатланып, 
Светофорсыз урманга!

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
Э.Бланк "Пленница чужого мира" О.Копылова "Невеста звездного принца" А.Позин "Меч Тамерлана.Крестьянский сын,дворянская дочь"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"